news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның биш районында мөгезле эре терлекнең баш санын арттырганнар

Республикада 70 нәсел хуҗалыгы эшли.

Татарстанның биш районында мөгезле эре терлекнең баш санын арттырганнар

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш һәм Алексеевск районнары узган елда мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру буенча лидер булган.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әтнә районында мөгезле эре терлекнең саны — 574, Балтач районында — 372, Кукмара районында — 603, Мамадыш районында — 449, Алексеевск районында 236 башка арткан.

«2020 елда нәсел хуҗалыкларында савым сыерларының продуктивлыгы 8062 килограмм тәшкил итте, узган елгы күрсәткечкә карата үсеш — 417 килограмм. 2021 елда аны 8450 килограммга җиткерү бурычы тора», — дип искәрттеләр министрлыкта.

Татарстанда 70 нәсел хуҗалыгы исәпләнә, шуның кырык тугызы — сөтчелек, дүртесе — итчелек, өчәр хуҗалык — дуңгызчылык, сарыкчылык, атчылык һәм умартачылык, икешәр хуҗалык — кошчылык һәм җәнлек үрчетү, берсе кәҗә үрчетү юнәлешендә эшли.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөт юнәлешендәге нәсел хуҗалыкларының эшенә нәтиҗә ясадылар. Республиканың иң яхшы хуҗалыклары һәм районнары кубок белән бүләкләнде.

«Район — нәселле сыерларның баш саны буенча 2020 ел лидеры» номинациясендә — Балтач районы, «Гомерлек продуктивлык буенча чемпион сыер — 2020» юнәлешендә — Мамадыш районының АПК Азык-төлек программасы, «Сөт бирүдәге продуктивлык буенча чемпион сыер — 2020» номинациясендә Кукмара районының «Рассвет» агрофирмасы иң яхшысы дип табылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100