news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиеләре 100 мең сум премия белән бүләкләнә

Конкурсның гомуми бюджеты 10 млн сум тәшкил итә.

Татарстанның иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиеләре 100 мең сум премия белән бүләкләнә
архив/Владимир Васильев

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан төбәкнең иң яхшы кече авыл хуҗалыгы предприятиеләрен 100 мең сумлык премияләр белән бүләкләячәк. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов Казан кооператив техникумында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

«10 марттан башлап, муниципаль районнарның дүрт зонасында без авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча семинар-киңәшмә уздырачакбыз. Анда 2019 елгы эшкә йомгак ясала һәм иң яхшы шәхси хуҗалык, крестьян-фермер хуҗалыгы, кооператив һәм авыл җирлеге конкурсына йомгак ясаячакбыз. Моның өчен Президент (Рөстәм Миңнеханов - Т-и иск.) 10 миллион сум акча бүлеп бирде: 100әр мең сумлык 100 премия», — дип сөйләде Хәбипов.

Конкурс шартлары, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары сүзләренчә, якын арада басылып чыгарга тиеш. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барлык кече формаларын бәйгедә катнашырга чакырды.

«Бу барыбыз өчен дә зур ярдәм», — диде Ришат Хәбипов.


news_right_1
news_right_2
news_bot