news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә бәрәңгене иң күп җитештергән төбәкләр арасында Татарстан икенче урында

Республикада узган ел 1 миллион 441 мең тоннага якын бәрәңге җыелган.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия төбәкләре арасында узган ел бәрәңге уңышы буенча Татарстан икенче урынны алды. Республика басуларыннан 1 миллион 441 мең тоннага якын бәрәңге җыеп алынган булган, дип хәбәр итә Росстатка сылтама белән Doc22 порталы.

Төбәкләр рейтингында беренче урында Воронеж өлкәсе. Анда 2016 елда 1 миллион 562 мең тонна бәрәңге уңышы җыелган. Өченче урында – 1 миллион 380 мең тонна бәрәңге җитештергән Брянск өлкәсе.  

Үткән ел бәрәңге уңышын иң күп җыйган төбәкләрнең беренче унлыгына шулай ук Красноярск крае, Башкортстан Республикасы, Алтай крае, Тула, Түбән Новгород, Мәскәү һәм Курск өлкәләре кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot