Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда умартачалыкны үстерергә җыеналар
Умартачылык өлкәсендә яңа закон проекты эшләнгән, анда умартачылык өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләре, бу өлкәдә дәүләт ярдәме чаралары билгеләнә.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда умартачылыкны үстерергә ниятлиләр. Дәүләт Советы «Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү өлкәсендә аерым мәсьәләләр турында» закон проектын карады.
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, умартачылыкны нәтиҗәле үстерү максатыннан, 2021 елның 29 июнендә «РФ дә умартачылык турында» федераль закон үз көченә кергәнен искәртте.
Бу закон бал кортларын саклап калу өчен, төрле авыруларны кисәтү һәм бетерү, аларның пестицидлар, химикатлар белән агулануын кисәтү, умартачылык нәселле продукциясен саклап калу буенча чараларны күздә тота.
Федераль закон кабул ителгәч, «Татарстанда умартачылыкка дәүләт ярдәме турында» ТР Законына да анализ ясалган. Нәтиҗәдә, умартачылык өлкәсендә яңа закон проекты эшләнгән, анда умартачылык өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләре, бу өлкәдә дәүләт ярдәме чаралары билгеләнә.
Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз