Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары тавык йомыркаларына бәянең кисәк кенә үсеп китү сәбәбен атады
М.Нуртдинов сүзләренчә, бу терлек азыгының кыйммәтләнүенә бәйле
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). Азык-төлек базарында тавык йомыркасына бәяләрнең кисәк кенә үсеп китүе терлек азыгының кыйммәтләнүенә бәйле. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы матбугат конференциясендә Минсәгыйр Нуртдинов хәбәр итте.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Татарстанда йомырка прозводствосы кимемәде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фаразлары буенча, бу ел нәтиҗәләре буенча, әлеге продукцияне җитешерү күләме 1 млрд. данәдән артык булырга тиеш.
Нуртдинов йомыркаларның авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә, кибетләр белән чагыштырганда, түбәнрәк бәядән сатылуын ярминкәләрдә арадашчыларның булмавы һәм сәүдә челтәрләренең өстәмә чыгымнары югары булуы белән аңлатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз