Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районының Бәтке авылы янындагы сулыкка унбиш мең чөгә балыгы җибәрелде
2021 елда барлыгы 4 тоннадан артык балык продукциясе чыгару планлаштырыла.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыяте экологик куркынычсызлык идарәсе белгечләре Куйбышев сусаклагычына унбиш мең чөгә балыгы җибәрде. Акция Тукай районының Бәтке авылы янындагы акваториядә узды. Нәкъ менә бирегә балык үрчетү үзәгеннән махсус транспорт ярдәмендә, контейнерларда чөгә балыклары китерелде.
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр итүләренчә, әле эшнең беренче этабы гына, 2021 елда барлыгы 125 616 чөгә (4 тоннадан артык балык продукциясе) чыгару планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз