news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында агропарк ачылды

Биредә 35-40 эш урыны булдыру планлыштырыла.

Лаеш районында агропарк ачылды
https://agro.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Лаеш районының Имәнкискә авылы территориясендә «Усадьба» агропаркының фермер базары ачылды. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясен җирле халык та, күрше районнарда яшәүчеләр һәм яныннан узып йөрүчеләр дә сатып ала алачак. Базарның Казан — Оренбург трассасында — юл өстендә урнашуы да отышлы. Сату итү урамда да, ябык павильоннарда да башкарылачак. Бу турыда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов барысын да район һәм республика өчен әһәмиятле вакыйга белән котлады.

«Безнең районның бу юнәлештә үсүе, үсеш өчен уңай шартлар булуы мине сөендерә. Без заманча комплекс күрәбез, анда авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итү һәм аны үстерү өчен кирәкле барлык нәрсәләр дә бар. Сатып алучының сыйфатлы фермер продукциясен отышлырак бәяләрдән һәм арадашчылардан башка гына сатып алу мөмкинлеге бар. Халык өчен 35-40 эш урыны булдыру планлаштырыла», — диде район башлыгы.

«Мин бүген «Усадьба» агропаркының алга таба үсүен, аның Лаеш районы иминлеге өчен эшләвен телим. Сыйфат, һәркем файдалана алу мөмкинлеге һәм икътисадый үсеш — сезнең уңышлы эшегезнең нигезе булсын», — дип билгеләп үтте ул.

Аграрийларны котларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов та килгән иде, ул Лаеш районының индустриаль-сәнәгать районына әверелүен әйтте. Бүген кешеләр экологик яктан чиста, авыл продукциясен кулланырга омтыла. Биредә моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Мин районның алга таба үсүен телим, дип, нәтиҗә ясады министр урынбасары.

     

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100