Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты грантына конкурста 1,2 меңнән артык комбайнчы көч сынаша
Иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен республикада 100 мең сумлык 200 грант гамәлгә куелды.
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Татарстанда комбайнчылар арасында ТР Президенты грантына республика конкурсы уза. Анда суктыруда 1139 комбайнчы һәм игеннәрне чабуда 114 комбайн катнаша, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
«Быел министрлыкның конкурс комиссиясе иң күп ашлык суктыру һәм иң күп чабу мәйданы күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәсендә 200 җиңүчене билгеләячәк, — диелә хәбәрдә. — Үткәрелә торган ярышларның объективлыгы өчен техника төркемнәргә бүленгән».
Беренче төркемгә 140тан 230га кадәр ат көче, икенчесенә — 230дан 290га кадәр ат көче, өченчедә — 300дән 326га кадәр ат көче, дүртенчедә — 351дән 530га кадәр ат көче булган комбайннар керә.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, беренче төркемдә Чүпрәле һәм Кайбыч районнары комбайнчылары алда бара, икенчедә — Әлки һәм Аксубай, өченчедә — Нурлат, дүртенчедә — Зәй районнары.
Конкурс урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне бүләкләү, шулай ук уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу һәм авыл хуҗалыгы техникасын нәтиҗәле куллану максатыннан үткәрелә.
Иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен Татарстанда 100 мең сумлык 200 грант гамәлгә куелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз