news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта ярминкәләр 5 сентябрьдә башланачак

Сәүдә рәтләре Совет урамында урнашачак.

Мамадышта ярминкәләр 5 сентябрьдә башланачак

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Мамадышта ярминкәләр сезоны 5 сентябрьдә башланачак. Сәүдә рәтләре Совет урамында урнашачак. Бу турыда Мамадыш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Районның авыл җирлекләре, җирле фермерлар, шулай ук азык-төлек сәнәгате предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Районның икътисад бүлегендә хәбәр итүләренчә, 15 ярминкә узачак. График буенча, алар ике атнага бер тапкыр, шимбә көннәрендә узачак.

Ярминкәләрнең өстенлеге шунда ки, фермерлар үзләре җитештергән продукцияне базарныкыннан түбән бәядән тәкъдим итә.

Ярминкәләр 7:00 сәгатьтә башланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100