Россия умартачылары РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан чит ил тәм-томнарын сатып алуны киметүне сорый

Умартачылар министрга моңа алмашка "Россияне бал белән күмәргә" вәгъдә бирә

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Россия умартачылары Авыл хуҗалыгы министрлыгына илнең бал җитештерү куәтен-мөмкинлеген арттыру өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. "Известия"гә Россия илкүләм умартачылар берлеге президенты Арнольд Бутов сөйләгәнчә, азык-төлек эмбаргосы шартларында Россия умартачылык тармагына ярдәм итү аеруча мөһим, шуңа да алар РФ авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачевтан чит илдән тәм-томнарны сатып алуны минимумга кадәр киметүне сораган. Алар моңа алмашка "Россияне бал белән күмәргә" вәгъдә итә.

Бутов сүзләренчә, Авыл хуҗалыгы министрлыгында умартачыларның тәкъдимен хуплаганнар һәм киләчәктә хезмәттәшлек итәргә ниятлиләр, дип яза чәршәмбе көнне "Известия".