news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй төбәгендә «Урак бәйрәме» үтте

Авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куючылар хөрмәтләнде

 (Казан, 26 август, “Татар-информ”). Зәй районы Иске Маврин авылы халкы «Урак бәйрәме» үткәрде.

Халыкны җиләк-җимеш, яшелчәләрдән әзерләнгән ризыклар, пар бөркеп утырган самоварлар белән каршы алдылар. Кәрзиннәргә тутырылган кабак, чөгендер, кәбестә һ.б яшелчәләрнең зур булып үсүенә сокланмый мөмкин түгел иде. Алсуланып пешкән алмалардан, өлгереп килгән көнбагышлардан теләгәннәр рәхәтләнеп авыз итте.

«Урак бәйрәме»ндә авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куючылар хөрмәтләнде, Рәхмәт хатлары тапшырдылар, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot