Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда «Комбайн – 2021» операциясе бара
Комбайнда янгын сүндерү җайланмалары, аптечкалар, сулы мичкәләр, көрәкләр булуы, тавыш һәм яктырту приборлары булу һәм аларның төзеклеге, двигательләрнең торышы тикшерелә.
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Республикада бөртекле культураларны урып-җыю эшләре белән бергә «Комбайн-2021» операциясе уза.
Аның барышында Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе район инспекторларының ашлык җыю техникасын үзара тикшерү буенча рейдлары үткәрелә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Операцияне үткәрүнең максаты — урып-җыю эшләрен башкарганда иминлек чараларын профилактикалау, янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм кырларда ашлык җыю комбайннарының беренче медицина ярдәме чаралары белән комплектлануын тикшерү. Үткәрү вакыты: 20 июльдән 20 августка кадәр.
Баулы районында биредә рейдлар узды.
«Тикшерү вакытында инспекторлар барлык кирәкле документларның булуына, җайланмаларның техник төзеклегенә аерым игътибар бирәләр», — ди Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы районы буенча бүлеге башлыгы Руслан Мөхәммәтҗанов.
Шулай ук комбайннарның янгын сүндерү җайланмалары, аптечкалар, сулы мичкәләр, көрәкләр белән комплектланган булуы, тавыш һәм яктырту приборлары булу һәм аларның төзеклеге, двигательләрнең торышы тикшерелә, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз