news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы тарихында беренче тапкыр бодайның һәр гектарыннан 87 центнер уңыш суктыралар

Агымдагы елда Бәйрәкә авылы игенчеләре Ростовтан алып кайткан бу югары сыйфатлы бодайны беренче тапкыр үстерде.

Ютазы тарихында беренче тапкыр бодайның һәр гектарыннан 87 центнер уңыш суктыралар
Ильмиира Галиева

(Ютазы, 26 июль, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районының «АгроМир» җәмгыяте механизаторлары 120 гектарда игелгән уҗым бодаен суктыра башлады. Игенчеләр Рәфис Насыйров һәм Ришат Фәррахов комбайннары белән контроль суктырып карау игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 87 центнер бөртек чыгуын күрсәтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Агымдагы елда Бәйрәкә авылы игенчеләре Ростовтан алып кайткан бу югары сыйфатлы бодайны беренче тапкыр үстерде. Өстәмә сыйны мулдан алган, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы химик яклау чаралары үз вакытында күрелгән басу бүген мул уңышы белән сөендерә.

Кыр башында комбайннар эшләвен күзәтеп торган «АгроМир» җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиевның шатлыгы йөзендә балкыды. Һәр гектардан уртача 87 центнер ашлык туплау күренеше әле моңа кадәр Ютазы районы тарихында юк иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100