news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районында яшәүче гаилә мәрмәр ит җитештерә

Алар тәүлегенә 1,5 тонна сөт савып ала, үз продукциясен эшкәртү цехы төзи һәм 11 авылдашын эш белән тәэмин итә.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Мамадыш районының Көмешкүл авылыннан Марс Юнысов мәрмәр ит җитештерә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уңышлы эшләүче фермер 20 еллап сөт һәм ит өчен үгезләр үстерә, тәүлегенә 1,5 тонна сөт савып ала, үз продукциясен эшкәртү цехы төзи һәм 11 авылдашын эш белән тәэмин итә.

Ул 2000 елда фермер булырга карар кыла. Башта арпа, бодай, солы үстерә башлый, алардан артык уңыш алуга ирешмәгәч, терлекчелек белән шөгыльләнә башлый.

«2010 елда мин Гаилә терлекчелек фермалары программасы буенча 1 миллион сум беренче республика грантын алдым. Бу акчага, үз акчаларымны да өстәп, нульдән башлап, 50 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма төзедем. Хуҗалык киңәя барды. Дүрт елдан соң «Абердин-ангус» токымлы ит сыерлары сатып алдым. Кап-кара үгезләр мәрмәр ит бирә. Без аны күпләп сатып алучыларга һәм ярминкәләрдә сатабыз. Республика ярдәменнән башка мин боларга ирешә алмаган булыр идем, әлбәттә», — ди фермер.

2016 елда Марсның хатыны да иренә ярдәм итәргә ниятли. Ул савым сыерлары үрчетүгә грант ярдәме ала.

«Бу акчаларга ферма төзергә дә, сыерлар сатып алырга да кирәк иде. Мамадыш районында танылган эшкуар Рифат Мотыйгуллин безгә нык ярдәм итте. Финанс яктан да ярдәме тиде, үз тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Шулай итеп, 100 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сыер абзары төзелде. Яңа, заманча бина — элеккеге колхоз гаражы. Без бирегә килгәндә, ул җимерек, түбәсендә куаклар үсеп утыра торган бина иде», — дип искә ала Миләүшә Юнысова.

Ә 2018 елда фермер эшен кызы да үзләштерә башлый. Гаилә эше үсә. Көнлек савым 1,5 тоннага җитә. Барлык продукцияне «Азбука сыра» җәмгыятенә тапшыралар. Фермерларның планында — сөтне мөстәкыйль эшкәртүгә ирешү.

Предприятиенең берничә хезмәткәре күрше авылларда яши. Килеп эшләүчеләр өчен фермада ук уңайлыклар булдырылган, биредә мини-кунакханә төзелгән. Яшәү, туклану бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100