news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бюджеттан 200 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк

Крестьян хуҗалыкларында бер сыер исәбеннән 5 центнер ашлык бүленәчәк

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бюджеттан 200 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Крестьян хуҗалыкларында бер сыер исәбеннән 5 центнер ашлык бүленәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, крестьян хуҗалыкларында 130 мең сыер исәпләнә. Бүленгән акчалар бер сыерга 5 центнер ашлык сатып алырга җитәчәк. К.Байтимеров фикеренчә, крестьяннар алдагы кышка агросәнәгать предприятиеләренә арендага биргән үзләренең җир пайлары хисабына печән һәм салам әзерли ала. Ашлыкны исә бер җирдән дә алу мөмкинлекләре юк. Шунлыктан ашлык фуражы рәвешендә күрсәтеләчәк финанс ярдәме быелгы корылык шартларында бик тә урынлы булачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot