Татарстанда авыл хуҗалыгына каралган 57,8 мең гектар җир максатчан файдаланылмый

Казан тирәсендәге 5 муниципаль районның гомуми 19414 гектар җиренең 11059 гектары 3 елдан артык “онытылган”

 (Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда авыл хуҗалыгы максатларында файдаланырга тиешле 4 млн. гектар чамасы җирләрдән (аның мәйданы елдан-ел кими бара), Росреестрның ТР буенча идарәсе мониторингы күрсәткәнчә, хәзерге вакытта 1098 участогы файдаланылмый, ә бу 57,8 мең гектар язмышы дигән сүз. Участокларның 612се, ягъни 24,3 мең гектары инде тоташтан 3 елдан артык вакыт ташландык килеш. Былтыргы белән чагыштырганда вазгыять уңайланган: тик торган җирләр күләме 24 процентка кимегән. Мисалга, узган елны 1392 участоктан торган 75,2 мең гектар гамәлдә файдаланылмаган булган һәм аның 826 участоктагы 49 мең гектары – 3 елдан артык.

Бүген “Татмедиа” ААҖ матбугат үзәгендә уздырылган матбугат конференциясендә Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Миннекәев (Фотосурәттә уңдагысы. - Автор) белән җир күзәтчелеге, җирдән файдалануны тәртипкә салу һәм мониторинг бүлеге башлыгы Револь Исмәгыйлев шундый белешмә бирде.

А.Миннекәев сүзләренчә, әлеге уңган кулларга сусаган 57,8 мең гектарның 39 проценты юридик затларныкы, 24 проценты дәүләт фондыныкы, 17 проценты гомуми өлешчеләр милке, 10 проценты физик затларныкы, 6 проценты беркем алмаган пай фонды булуы ачыкланган. Арада авыл хуҗалыгы җирләренең файдаланылмаган мәйданнары быел арткан районнар бар. Алабуга районында быел 3312 гектарга – 2 тапкырга арткан һәм 6404 гектар тәшкил иткән, Лаеш районында да шул хәл: 3076 гектарга артып, 5736 гектарга, Нурлат районында 727 гектарга артып 1628 гектарга җиткән, бу исемлектә Чирмешән (567 гектарга арткан), Сарман (348 гектарга), Зәй (134 гектарга), Спас (116 гектарга), Аксубай (109 гектарга) районнары да бар.

Казан тирәсендәге районнарның шундый ук язмышлы җирләре аерым исәпкә алынган: Лаеш районында максатчан файдаланылмый торган 5736 гектарының 2622 гектары 3 елдан артык тик тора, Яшел Үзәннең 719 гектары 3 елдан артык шулай, Югары Осланның 5815 гектарының 5396 гектары, Биектауның 1546 гектарының 642 гектары, Питрәч районының 5598 гектар җиренең 1682 гектары 3 елдан артык вакыт игелми, ягъни авыл хуҗалыгы максатларында файдаланылмый. Шул рәвешле, Казан тирәсендәге шушы 5 муниципаль районның гомуми 19414 гектар җиренең 11059 гектары 3 елдан артык “онытылган”.

Узган елны, Росреестрның ТР буенча идарәсе дәүләт инспекторлары эшчәнлеге аркасында 23 мең гектардан артык ташландык җир авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелгән, ә Питрәч районындагы 2 участок буенча эш судка тапшырылып, милекчесенең вакыт белән чикләнмәгән даими хокуклары алынган.

Идарә башлыгы урынбасары Алмаз Миннекәев сүзләренчә, былтыр милекчеләргә карата 630 мең сумлык штарф салынган һәм 300дән артык предписание язып тапшырылган. Шулай итеп, авыл хуҗалыгында файдаланылырга тиешле җирләрне максатчан файдаланмау җир турындагы законнарны бозу була һәм шуның өчен милекчеләргә штраф каралган: физик затларга – 2-5 мең сум, вазифаи затларга – 4-6 мең сум, юридик затларга – 70-100 мең сум. Нәтиҗәдә, җир участогы 3 ел рәттән эшкәртелмәгән өчен штраф салына, аннан соң да хәл үзгәрмәсә кисәтү язып бирелә, аннары дә җир авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелмәгән очракта предписание языла, алга таба да уңай якка үзгәреш юк икән, димәк, эш судка тапшырыла - максатчан файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләреннән милекчене колак кактыруга китергән юл шундый. Димәк, авыл хуҗалыгы максатларында файдаланырга тиешле мәйданнар тоташтан 3 елдан артык эшкәртелмәсә, милекчедән законлы тәртиптә алына һәм сатуга куела, алучы булмаса, - муниципалитетка тапшырыла. Дөрес, җир эшкәртүгә район хакимияте башлыгы инвесторларны җәлеп итү буенча эш алып барырга тиешле, дип җавап бирде Алмаз Миннекәев “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына.