Хәзер бөтен игътибар җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләүгә һәм уңышны югалтуларсыз җыеп алуга бирелергә тиеш

Бүген Кукмара районында узган республика семинар-киңәшмәсендә шундый бурыч куелды

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Быел да табигать игенчеләрне сыный. 2013 елның җәе дә аномаль эсселек һәм дым кытлыгы шартларында үтә. “Республикада килеп туган бу вазгыятьне җиңеләйтү чаралары күрелә. Безгә алдан чаралар күреп, бу чакыруларга тагын да кыюрак җавап бирергә өйрәнергә кирәк”. Бүген Кукмара районы җирлегендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республика семинар-киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде. Агымдагы елның беренче яртысында республиканың агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләре һәм алда торган бурычларга багышланган киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Кукмара муниципаль районы башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һ.б. катнашты.
Бүгенге семинар-киңәшмәдә ярты еллык йомгаклары игълан ителүдән тыш, республикада җитәрлек терлек азыгы әзерләү һәм бөртеклеләр уңышын югалтуларсыз җыеп алу буенча бурычлар куелды. Аграр министр Марат Әхмәтов искәрткәнчә, галимнәр алдагы елларда да коры җәйләр көтелүен кисәтә. “Безнең өчен бу игенчелектә биологик факторларны күздә тоткан яңа системага, ресурслар саклау технологияләренә күчәргә кирәклекне аңлата”, -ди ул. Министр мондый нәтиҗәле системаның бүген Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгы, “Восток” җәмгыяте кырларында уңышлы куллануын искәртте. Бүгенге семинар-киңәшмәдә катнашучылар әлеге хуҗалыкларда булганнан соң, моңа үз күзләре белән инанды. Нәфыйк Хөсәенов вахитов исемендәге хуҗалыкны инде 22 ел дәвамында җитәкли. “Барлык реформалар чорын үтеп, ул әлеге хуҗалыкны иң яхшылар сафына чыгарды. Биредә терлек тыгызлыгы республика буенча уртача күрсәткечтән 3 тапкырга югары. Көн саен биредә 25 тонна сөт реализациялнә. Бу хуҗалык берүзе Чирмешән, Бөгелмә, Менделеев районнары җитештергән күләмдә сөт җитештерә. Производствога салынган һәр сумнан субсидияләрдән башка да биредә 30 тиен чиста керем эшлиләр”, -дип ассызыклап үтте Марат Әхмәтов. “Восток” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Димитров адресына да мактау сүзләре яңгырады. Ләкин мондый җитәкчеләр районнарда бик сирәк. “Районнар башлыклары, инвесторлар нәкъ шундый кадрлар эзләргә һәм сайларга тиеш. Бу бюджет сәясәтенә караганда да мөһимрәк”, -дип ассызыклады вице-премьер. Аның бу сүзләрен ТР Президенты да хуплады.
Ә инде агросәнәгать тармагындагы эш йомгакларына килгәндә, 1 июньгә булган мәгълүматларга караганда, республиканың барлык категориягә караган аграр хуҗалыкларында барлыгы 60 млрд сумлык тулай продукция җитештерелгән. Узган елга караганда аз булса да - 1,2 процент үсеш күзәтелгән. Аерым алганда, 868 мең тонна сөт, 210 мең тонна терлек һәм кош ите, 550 млн данә йомырка җитештерелгән. Министр республиканың азык-төлек белән үз-үзен тәэмин итәрлек хәлдә булуын тагын бер кат ассызыклап, шул ук вакытта җитештерүнең күләмен күтәрү белән генә чикләнмәскә чакырды. Аның белдерүенчә, производствоның нәтиҗәлелеген күтәрү юнәлешендә дә эшләргә кирәк.
Марат Әхмәтов чыгышында ВТО шартларында үзебездә җитештерелгән продукцияне реализацияләүдә кыенлыклар булуын да искәртеп узды. Аның белдерүенчә, күп кенә предприятиеләрдә инвестицияләр килү өчен ныклык запасы югары түгел. “Тик бу проблема “Камский бекон”, “Чаллы Бройлер”, “Агросила групп”, “Ак Барс Холдинг”, “Чаллы икмәге” стратегик инвесторларга караган һ.б. авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, аягында нык басып торган хуҗалыкларга карамый”, -ди министр. Катлаулы шартларда узган 2012 елда республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре бурычларын 20 процентка киметә алган. Шулай да әле кредитлар буенча хуҗалыкларда нагрузка югары кала. Һәр дүрт хуҗалыкның берсендә аның күләме еллык керемнән 2 тапкырга артып китә. Моңа һәр 10 хуҗалыкның берсендә сатуның рентабельлеге тискәре күрсәткеч бирүен дә өстәргә кирәк. Зарарга эшләүнең төп проблемасы, министр фикеренчә, күп очракта кадрларның ни дәрәҗәдә уңышлы эшли алуыннан тора. Аның белдерүенчә, катлаулы һава шартларына карамастан, хуҗалыкларда нәтиҗәлелекне тәэмин итү ресурслары әле җитәрлек.
Терлекчелеккә ярдәм чаралары күрелүгә карамастан, республикада аларның баш саны кимү тенденциясе күзәтелә. Быелгы кышлату чорында мөгезле эре терлекнең баш саны 3 процентка кимегән. Министр ассызыклаганча, терлекләрнең баш саны һәм сөт җитештерү динамикасы бүген хуҗалыкларның нәтиҗәле эшчәнлегенең төп күрсәткече була бара. Марат Әхмәтов сөтчелек тармагындагы проблемаларга аерым тукталды. Көнлек савым күрсәткече буенча узган ел белән аерма әле һаман бетерелмәгән. Районнар арасында күрсәткечләр дә кискен аерыла. Балтач районы, мәсәлән, бүген берүзе 6 район җитештергән күләмдә сөт җитештерә. Сөтчелек тармагындагы тагын бер проблема үрчем алу белән бәйле. Хәзер республикада елына уртача 45 мең сыер токым бирми икән. Кайбер кыенлыклар булуга да карамастан, республиканың терлекчелек тармагында инвестицион активлык кимемәде, ди министр.
Игенчелек тармагына килгәндә, хәзер бөтен игътибар җитәрлек терлек азыгы әзерләүгә һәм югалтуларсыз уңыш җыеп алуга бирелә. Министр быел чәчүнең оешкан төстә һәм вакытында үткәрелүен, әмма вегетация өчен мөһим булган ике айда явым-төшемнең аз булуы катлаулы вазгыять тудыруына басым ясады. Шушындый коры һава шартларын күздә тотып, республика уҗым культуралары мәйданын арттырырга булган. Моңа кадәр булган 500 мең гектар урынына хәзер уҗым культуралары мәйданын 700 мең гектарга җиткерергә ниятлиләр. “Аның зур өлешен уҗым бодае алып торачак, ул коры һава шартларына чыдамлырак була”, - ди аграр министр. Ул шул ук вакытта пар җирләренә игътибарны арттыру сорала, ди. Марат Әхмәтов бәрәңге һәм яшелчәләрне дым белән тәэмин итүдә зур проблемалар булмавына, сугару системаларының тулы куәтенә эшләвенә игътибар юнәлтте.
Терлек азыгы сыйфатында һәм ипи пешерү максатында республиканы җитәрлек күләмдә ашлык белән тәэмин итү мөһим бурыч итеп куела. “Сусыл һәм тупас терлек азыгын да җитәрлек итеп әзерләргә кирәк. 2010 елгы кебек читтән кайтару мөмкин түгел”, -дип кисәтте аграр министр. Президент Рөстәм Миңнеханов исә әлегә терлек азыгы әзерләү темпларыннан канәгать булмавын белдерде. Быел терлекләрне кышталып чыгу өчен республикада 3 млн тоннага якын азык берәмлеге әзерләргә кирәк.
Марат Әхмәтов белдергәнчә, быелгы урак сыйфат билгесе астында узарга тиеш. Һәр кыр сыйфат бәяләмәсе белән комиссия тарафыннан кабул итеп алынырга тиеш, ди ул. Кукуруз уңышына зур өметләр баглануын да өстәде. Министр бөртеклеләр уңышын урып-җыюны төгәлләүне августтан да соңга калдырмаска чакырды.
Президент Рөстәм Миңнеханов киңәшмәгә йомгак ясап, алда торган бурычларны тагын бер кат барлап үтте. Алар – эсселек һәм корылык шартларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләү, терлекләрнең баш санын торгызу, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне нәтиҗәле файдалану.