Мөхәммәтшин шәхси хуҗалыкларны дәүләт ярдәме чараларын активрак файдаланырга чакырды

«Без бергәләп республика законнарын камилләштерү, кече агробизнеска ярдәм итү буенча өстәмә чаралар булдыру, авыл халкының социаль һәм эш активлыгын стимуллаштыру буенча конкрет тәкъдимнәр эшлибез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Бүген Нурлат районында авыл халкының эш активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәхси хуҗалыклар җитәкчеләренә дәүләт ярдәме чараларыннан активрак файдалану, грант программаларында актив катнашу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итте Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Республикада 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 468 мең шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Узган ел шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 477 млн. сум акча җибәрелгән. 300 гә якын авыл хуҗалыгы кооперативы төзелгән. Ел саен республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгы шәхси хуҗалыклар һәм фермерлар тарафыннан җитештерелә.

«Без бергәләп республика законнарын камилләштерү, кече агробизнеска ярдәм итү буенча өстәмә чаралар булдыру, авыл халкының социаль һәм эш активлыгын стимуллаштыру буенча конкрет тәкъдимнәр эшлибез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада агросәнәгать комплексын үстерү буенча зур эш алып барыла. Узган ел 263,4 млрд. сумлык продукция җитештерелгән. «Дәүләт ягыннан җитди ярдәм чаралары гамәлдә, димәк, нәтиҗә дә бар. Авыл хуҗалыгы җитештерүе күләме буенча республика ил төбәкләре арасында ышанычлы рәвештә 4 урынны һәм Идел буе федераль округында беренче урынны алып тора. Без үзебезне авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итәбез», — диде Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук республика Икътисад министрлыгына авыл халкына шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү чаралары турында мәгълүмат бирү эшен киң җәелдерергә кушты. 

«Шикәргә һәм үсемлек маена бәяләрне көйләү мәсьәләләре, азык-төлек продуктларының гомуми бәяләрнең артуын без беләбез. Бәяләр артуга каршы көрәш чарасы буларак, республика шәһәрләрендә һәм районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Электрон мәйданчыклар сатып-алуны өлешчә хәл итә. Традиция буенча, Татнефть һәм Таиф белән хезмәттәшлектә чәчү кампанияләре өчен дизель ягулыгы дотацияләнә», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин чәчүлекләрне иминләштерү мәсьәләләренә аерым тукталды. Көзге культураларның иминләштерелгән мәйданнары күләме — 88 мең га, ягъни уҗымнарның 16 процентын тәшкил итә. Парламент җитәкчесе авыл җирлекләре башлыкларын әлеге механизмнан активрак файдаланырга чакырды.

Зона киңәшмәләре барышында күтәрелгән барлык сораулар беркетмәгә кертелде. Аларның кайберләре республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә карауны таләп итә, чөнки өстәмә акчалар бүлеп бирү белән бәйле.

«Иң актуаль һәм кичектергесез проблемалар, кирәк булса, дәүләт хакимияте органнары тарафыннан һәм канун дәрәҗәсендә каралачак, — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, — һичшиксез, барлык мәсьәләләр турында республика Президенты Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителәчәк».