news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда өч аяклы колын туган

Колыннның фотосы социаль челтәрләрдә чыкты.

Башкортстанда өч аяклы колын туган
https://www.bashinform.ru/

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Башкортстанның Баймак районы Зилем авылында гаҗәп хәл булган. Биредә яшәүченең хуҗалыгында бер ат өч аяклы колын тудырган.

Артур Иделбаев колынның фотосурәтен үзенең социаль челтәрләрдәге битендә урнаштырган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Яшь бия үзенең колыныннан бер адым да читкә китми, аңа ничек тә ярдәм итәргә тырыша.

Бу хәлгә карата ат хуҗасының фикере хәбәр ителми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100