news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районында бозау караучыны «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләделәр

Аның сүзләренчә, үз эшеңне яратканда гына мондый нәтиҗәгә ирешеп була.

Нурлат районында бозау караучыны «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләделәр
nurlat-tat.ru

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Нурлат районының «Сөлайманов» крестьян-фермерлык хуҗалыгында бозау караучы булып эшләүче Татарстанның атказанган терлекчесе Роза Гатина «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Бу турыда «Дружба» газетасы хәбәр итә.

«Минем эшемне бәяләүләре һәм медаль бүләк итүләре өчен рәхмәт. 2011 елда Татарстанның атказанган терлекчесе исемен алдым», — диде Роза апа.

Ул мәктәпне тәмамлагач әнисе белән бергә фермада сыер сауган. Терлекчелек өлкәсендә кырык елга якын эшли. Аның сүзләренчә, үз эшеңне яратканда гына мондый нәтиҗәгә ирешеп була.

Хәзер аның төркемендә 80 баш бозау бар. Ул һәр бозауга үз кушаматы белән яратып дәшә.

Роза ханым 6.00 сәгатьтә бозаулар янында, эшенә җаваплы карый. Тәүлек саен бозау 800 граммга арта — бу терлекчелек өчен бик яхшы нәтиҗә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100