Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авыл хуҗалыгы министрлыгы республика конкурсларын үткәрү турында игълан итте
Бәйгеләрдә шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян (фермер) хуҗалыклары, авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнаша.
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түбәндәге республика конкурсларын үткәрү турында игълан итә.
Бу — «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе», «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы». Ведомство сайтында шул хакта хәбәр ителә.
Гаризалар һәм документларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түбәндәге адрес буенча кабул итә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет. Аларны 2022 елның 24 мартыннан 7 апреленә кадәр, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр тапшырып була.
Конкурслар үткәрү буенча конкурс комиссиясе утырышы 2022 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында түбәндәге адрес буенча үткәрелә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт.
Конкурсларда шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян (фермер) хуҗалыклары, авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнаша.
- Җиңүчеләрне бүләкләү тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат https://agro.tatarstan.ru/2022-5867569.htm сылтамасы буенча урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз