news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча күргәзмә-семинар булды

Ел дәвамында яңалыклар кертеп, «Башак» хуҗалыгында сыерлардан көнлек савым күләмен 20 тоннага җиткерергә ниятлиләр.

Актаныш районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча күргәзмә-семинар булды
https://aktanysh.tatarstan.ru/

(Актаныш, 26 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актаныш районында «Башак» хуҗалыгында узган язгы кыр эшләренә әзерлек буенча күргәзмә-семинар хәзерге заман хуҗалыгының нинди булырга тиешлеген күрсәтте.

Хуҗалыкка җитәкче булып узган ел Илүс Ярмиев билгеләнгән  иде. Хуҗалыкның уңышлары белән танышу яңа җитәкченең бер еллык эшчәнлегенә хисап рәвешен алды. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Районның башка хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, баш механиклар машина-торактор паркындагы, орлык складларында, тегермәндә булып яңалыкларны үз күзләре белән күреп тел шартлаттылар.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов «Башак» тагы уңай үзгәрешләр өчен Илүс Индус улына рәхмәт белдерде, «Терлекләрдәге лейкозны да юк дәрәҗәсенә җиткерегез, юлыгыз дөрес, сез моны булдырырсыз!», - диде район башлыгы.

Илүс Ярмиев үзе дә бу тенденцияне беренчел күрә, продукция алуда алдынгылыкка чыгу белән беррәттән, терлекләрнең сәламәтлеген кайгыртуны алмаксат итеп куя. Ел дәвамында яңалыклар кертеп, «Башак» сыерлардан көнлек савым алуны  20 тоннага җиткерергә ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot