news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында яшь белгечләр һәм гаиләләр өчен торак төзелешен киңәйтәләр

«Сабаның 20 авыл җирлегендә арендага торак һәм башка программалар буенча йортлар салынды. Былтыр 25не төзедек. Быел 1 июльгә кадәр 40 лап йортны кулланышка тапшырырга ниятлибез», — диде Расих Закирҗанов.

Саба районында яшь белгечләр һәм гаиләләр өчен торак төзелешен киңәйтәләр
Гульнар Гарифуллина

(Саба, 26 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Саба районында яшь белгечләр һәм гаиләләр өчен шәхси торак төзелешен киңәйтәләр. Бүген Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды уздырган пресс-тур барышында журналистларга шундый берничә йортны күрсәттеләр.

Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов дәүләт программаларының әһәмиятен әйтте. «Социаль ипотека зур шәһәрләргә генә яраклашкан иде, шөкер, „Авылларга кредитлар“ исеме белән авылларга да килеп җитте. Авыл халкы Дәүләт торак фондыннан кайсы 500 мең, кайсы 700 мең сум займ алып, йортларны мөстәкыйль үзләренә кирәгенчә итеп җиткерә ала», — ди ул.

Расих Закирҗанов сүзләренчә, авыл халкы өчен дә социаль ипотека программасы буенча барлык ташламалар үз көчендә. «Бала туса, торак бәясенең 200 мең сумы чигерелә», — ди ул. Сабада соңгы биш елда 50 дән артык кеше шушы программадан файдаланганын әйтте. Дәүләт ярдәме суммасы якынча 5 млн сум тәшкил иткән.

Ул Дәүләт торак фонды ярдәме белән йортлар төзелешендә районның подрядчы оешмалары катнашканын билгеләп узды. «Без, беренчеләрдән булып, шушы эшкә тотындык. Сабаның 20 авыл җирлегендә арендага торак һәм башка программалар буенча йортлар салынды. Былтыр 25 не төзедек. Быел 1 июльгә кадәр 40 лап йортны кулланышка тапшырырга ниятлибез. Бүген районда мондый 65 йорт бар, 100 дән артык булыр дип көтелә», — диде.

Расих Закирҗанов әйтүенчә, читтән килүчеләр дә бар. Килдебәк авылында математика укытучысы бик кирәк булган, ул Азнакайдан кайткан һәм торак белән тәэмин ителгән. Шулай ук, Сатыш авылында рус теле укытучысы булмаган, Ижаудан кайткан. «Халык та уяна башлады, чиратта торучылар арта. Арендага торак алып, үзләрен сынап карарга теләүчеләр бар. 32 гаилә чиратта тора», — диде. 

Яшь белгечләргә арендага торак программасы буенча Наилә һәм Илназ Хәйретдиновларга 2019 елда Тимершык авылында 72 квадрат метрлы йорт бирелгән. Квадрат метры 50 сумнан исәпләгәндә, аренда түләүләре аена 3600 сум тәшкил итә. Йорт бәясе 2 млн сум тәшкил итә. Арендага торак программасы буенча төзелгән бу йортларда көнкүреш өчен барлык кирәк-яраклар, җиһазлары бар.

Йосыф-Алан авылыннан килгән Фларит Дәүләтҗанов «Саба» ҖЧҖ Тимершыктагы филиалында мал табибы булып эшли. Тормыш иптәше белән биш һәм алты яшьлек балалар үстерәләр. Ул да арендага алынган йортта өч ел гомер итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» программасында катнашып, субсидиягә лаек булган, яңа йорт сала башлаган.

Сабаның үзендә Тынычлык урамында 27 фатирлы берничә йорт төзелгән. Анда социаль ипотека буенча алган гаиләләр дә, арендага алып торучылар да бар. Якын арада Сабада 26 мең квадрат метр мәйданда торак тапшырылырга тиеш. Тугыз балалы Сәгыйтовлар гаиләсенә дә өч һәм ике бүлмәле фатирлар бүлеп биреләчәк.

Быел Дәүләт торак фонды Татарстанда 4970 фатир төзүне планлаштыра. Бу эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла. Саба районында 4,2 мең квадрат метрга 64 фатир төзеләчәк. 2005 елдан 2019 елга кадәр Дәүләт торак фонды ярдәме белән 165,7 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. 1909 гаилә өй туйлары уйнаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100