news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр

Заманадан калышмаган хезмәт сөючән, тынгысыз, нык ихтыярлы дүрт йөзгә якын кеше бүләкләнде.

Актанышта хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр
https://aktanysh.tatarstan.ru/tat/

(Актаныш, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген, 26 гыйнварда, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Актанышта район алдынгыларының традицион җыены үтте. Әлеге бәйрәм районда һәр яңа ел башында, узган елга йомгак, нәтиҗә ясау рәвешендә, хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан уздырыла.

2020 ел тарихта үзенең уңышлары, матур күрсәткечләре белән кереп калды. Алдынгылар җыены — ул төрле тармакта эшләүче алдынгы хезмәтчәннәрнең уңганлыкларын билгеләп үтү бәйрәме. Кайсы гына тармакны алсак та, һәрберсендә үз эшенең осталары хезмәт куя. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге бәйрәмнең ачылыш тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов залда утыручы хезмәт алдынгыларына ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. Район башлыгы ел дәвамында һәр тармакта башкарылган эшләр, уңышларга аерым тукталды. 

Заманадан калышмаган хезмәт сөючән, тынгысыз, нык ихтыярлы дүрт йөзгә якын кеше район сәхнәсендә хөрмәтләнде.

Тантана барышында хезмәтсөярләр Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100