news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Түбән Кармалка кызы яшь агрономнар мәктәбеннән бүләк алган

Ел дәвамында укучылар дистанцион рәвештә лекцияләр тыңлаганнар, контроль эшләр башкарганнар, җәй көне мәктәп яны тәҗрибә участогында һәм үзләренең бакчаларында практик дәресләрдә алган белемнәрен ныгытканнар.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Түбән Кармалка мәктәбенең 8 класс укучысы Олеся Зайцева Бөтенроссия фитопатология фәнни-тикшеренү институты каршындагы «Агродозор» яшь агрономнар мәктәбендә дистанцион рәвештә бер ел укыган.

«Олесяның бу мәктәпкә кабул ителүе очраклы, дисәң дә була. 2019 елда, ул әле 6 сыйныфта гына укый иде, Казан аграр университеты оештырган бәйгедә катнашып, „Агрозащита“ номинациясендә беренче урын алды. Шуннан соң аны „автомат рәвештә“ Мәскәүдәге әлеге мәктәпкә кабул иттеләр», — диде җитәкчесе Елена Чернышова.

Ел дәвамында укучылар дистанцион рәвештә лекцияләр тыңлаганнар, контроль эшләр башкарганнар, җәй көне мәктәп яны тәҗрибә участогында һәм үзләренең бакчаларында практик дәресләрдә алган белемнәрен ныгытканнар һәм лаборатор эш башкарганнар, мәктәптә уку сезоны тәмамланганда проект эшләре конкурсы уздырганнар.

Олеся бәрәңге үстерү серләре буенча проект яклаган. Комиссия аның эшен яхшы бәяләгән. Якташыбызга беренче дәрәҗә Диплом һәм истәлек бүләге тапшырганнар, җитәкчесе Елена Чернышова «Агродозор» яшь агрономнар мәктәбенең урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен агрономия өлкәсендә өстәмә белем һәм һөнәри юнәлеш бирү программасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Бүләкләрне аларга почта аша җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100