news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көзге культураларны чәчү төгәлләнеп килә

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров эшләрне 15 октябрьгә кадәр төгәлләргә чакырды.

Татарстанда көзге культураларны чәчү төгәлләнеп килә
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан кырларында көзге культураларны чәчү эше ахырына якынлашты. Планлаштырылган мәйданнарның 90 процентында чәчелде (480 мең гектар).

Чәчү барышы һәм авыл хуҗалыгының техник культураларын урып-җыю турында Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

Министр кырларда рапс (3,6 мең гектар яки 3 процент мәйданда), шикәр чөгендере (27 мең гектар яки 53 процент), көнбагыш (51,3 мең гектар яки 35 процент), бәрәңге (1,4 мең гектар яки 37 процент), яшелчәләр (1,0 мең гектар яки 47 процент) һәм шулай ук кукуруза (15 мең гектар яки 8 процент) җыю дәвам итүен әйтте.

Җирләрне туңга сөрү эше дәвам итә. Эшкәртелүче җирләрнең 53 процентында тирән итеп сөрү төгәлләнгән. Кырларда 1100 берәмлектән күбрәк агрегат эшли. Министр эшләрне 15 октябрьгә кадәр бетерергә чакырды.

Авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек азыгын әзерләү эше ихтыяҗның 68 проценты күләмендә башкарылган. Бу 478 тонна печән, 1,8 миллион тонна сенаж, 1,5 миллион тонна силос. Узган елгы запасларны да исәпкә алып, терлек азыгы белән тәэмин ителеш 89 процентны тәшкил итә.

Муниципаль районнар белән киңәшмәне видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100