news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр кавын һәм карбызны кышка туңдырып куймаска киңәш итә

«Карбыз, бигрәк тә кавын — йомшак эчле җимеш. Шуңа күрә өй шартларында туңдырган вакытта аларның тәме югалырга мөмкин», — дип саный үзбәк биологы һәм агрономы Фарход Вәлиев.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Үзбәк белгечләре россиялеләргә кавын һәм карбызларны кышка туңдырып куймаска киңәш итте.

РИА Новости язганча, кавын, карбыз ише культуралар бик нәзберек, шуңа күрә аларны кышка туңдырып куярга була, ләкин өй шартларында бу ризыктан «гастрономик ләззәт алып булмаячак», дип белдерә белгечләр.

«Карбыз, бигрәк тә кавын — йомшак эчле җимеш. Шуңа күрә өй шартларында туңдырган вакытта аларның тәме югалырга мөмкин», — дип саный үзбәк биологы һәм агрономы Фарход Вәлиев.

Аның сүзләренчә, гадәти суыткычта әлеге җимешләр туңып өлгергәнче үк эреп агачак һәм «туңдырылган бозлы коктейльгә» әйләнәчәк.

Белгеч өй шартларында кавын-карбызларны суыткычтагы пластик контейнерларда биш-алты көннән дә артык саклап булмаганын әйтте. «Зур булмаган кисәкләргә бүлгәләргә кирәк, уңайлы да, тәме дә саклана», — дип киңәш итә Вәлиев.

Үзбәкстанның бакчачылык һәм бәрәңгечелек фәнни тикшеренү институтында карбыз һәм кавынны озак вакытка саклау өчен сәнәгать шартларында кисәк туңдырырга кирәк диләр. «Россиядә, мөгаен, андый заводлар кирәктер. Ләкин октябрьдә генә дә өлгерә торган кавыннар булган Үзбәкстанда мондый ихтыяҗ юк. Кинәт кенә мондый төр ризыкка сорау туып куймаса инде», — дип белдерде институт хезмәткәре.

Кагыйдә буларак, республикада кавынны киптерәләр һәм каклыйлар, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100