Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2,5 млн тонна ашлык суктырылган
Гектарыннан уртача уңыш 21,3 центнер тәшкил итә
(Казан, 25 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда гектарыннан уртача уңыш 21,3 центнер чыга, 2 млн 444,7 мең тонна ашлык суктырылган, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Уңышны җыеп алу кампаниясе башланганнан алып 1 млн 149 мең гектардан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, бу фаразланган күрсәткечләрнең 73 проценты дигән сүз.
Әлки районында 91 процент мәйданнан ашлык җыеп алынган, Апаста 90, Нурлатта 85, Зәй районында 83, Буада 82 процент мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган. Шул ук вакытта Чирмешән, Тукай, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында авыл хуҗалыгы культуралары биләгән 57-67 процент мәйданнан гына уңыш җыелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз