Балтач төбәгендә бәрәңге казырга керештеләр

Алдагы елларда 30 август ялларында күпләр бакчаларында эшләрен бетереп куя иде

 (Казан, 25 август, “Татар-информ”). Озакламый бәрәңге казыр чаклар да җитә, дип сөйләшсәк, Балтач районының Иске Салавычтагы өлгер хуҗалар бу эшкә керешкән дә булып чыкты. Ә авылда нибары бер кешенең бакчасына чыгуы, буразнага көрәк тыгуы (яки бакчасына копалка кертүе) кирәк...
Хәер, алдагы елларда да инде безнең якларда 30 август ялларында күпләр читтәге бакчаларында эшләрен бетереп куя иде, дип яза “Хезмәт” басмасы.