Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында 1100 шәхси хуҗалык дәүләт ярдәменә өметләнә ала
Мондый субсидия шәхси ярдәмче хуҗалыкларга елга бер тапкыр бирелә.
(Чирмешән, 25 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районында 1100 шәхси хуҗалык дәүләт ярдәменә өметләнә ала.
Сыер һәм савым кәҗәләре асраучыларга быел да субсидия биреләчәк. Моның өчен конкурс игълан ителде. Дәүләттән бу ярдәмне алу өчен 25 июньнән 25 июльгә кадәр электрон формада яки авыл җиреленә барып гариза бирергә кирәк.
«Районда 1100 хуҗалык дәүләт ярдәменә өметләнә ала. Безгә әлегә 300ләп шәхси ярдәмче хуҗалыктан гына гариза керде. Вакыт азаеп бара, документлар тапшыруны ашыктыру сорала», — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина.
Мондый субсидия шәхси ярдәмче хуҗалыкларга елга бер тапкыр бирелә. Ул бер сыерга — 2300, ике савым сыеры асраучыга — бер башка 3300, өч һәм аннан күбрәк савым сыеры тотучыга — һәр сыерга 4300, бер баш кәҗәгә 500 сум күләмендә каралган. Ә ат асраучылар мондый ярдәмне бераз соңрак алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз