news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста ашлык кабул итү пунктында тәүге олаулар кайтты

Апаста ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Кызыл олау» бәйрәм чарасы узды.

Апаста ашлык кабул итү пунктында тәүге олаулар кайтты
http://apastovo.ru/

(Апас, 25 июль, «Татар-информ», «Апастово-информ», Гүзәл Хилавиева). Апаста ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Кызыл олау» бәйрәм чарасы узды. Каратун ашлык кабул итү пунктында тәүге олауларны район башлыгы Равил Хисаметдинов каршы алды.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Хөрмәтле райондашлар! Җиң сызганып урып-җыю эшенә керешеп киттек. Бүген менә ашлык кабул итү пунктында беренче олаулар кайта башлады. Уңыш әйбәт чыга. Бүгенге көндә бар көчебезне куеп ун мең тонна икмәкне вакытында җыеп алып, амбарларга салу төп бурыч булып тора», — диде район башлыгы.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов игенчеләрнең хөрмәткә лаек булуларын, икмәксез яшәп булмауны ассызыклап узды. «Хөрмәтле коллегалар! Урак чорын „Кызыл олау“ чарасы белән башларга булдык. Бу чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алды. Район башлыгына, оештыручыларга олы рәхмәтемне ирештерәм. Каратун ашлык кабул итү пунктына алтмыш мең тонна салырга планлаштырабыз. Калганы хуҗалыкларның амбарларында булачак. Хәерле сәгатьтә!», — диде ул.

Александр Горохов җитәкчелегендәге Каратун ашлык кабул итү пункты яңа сезонга тулы әзерлек белән керә. «Безнең преприятие 9 гектар җирне били. Биредә мул уңышны кабул итеп алырга әзер булган 17 ашлык кабул итү склады, киптерү агрегатлары эшли. Барлыгы 70 кеше хезмәт итә, урып-җыю чорына тагын 10 кешене вакытлыча эшкә алдык», — дип таныштырды оешма җитәкчесе.

Бәйрәм чарасы бүләкләүләр белән дәвам итте. Районның агросәнәгать комплексы үсешенә нәтиҗәле өлеш керткәне һәм күпьеллык хезмәте өчен ашлык кабул итү пункты җитәкчесе Александр Гороховка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук башка хезмәт алдынгылары да бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot