Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илдә бөртеклеләрне урып-җыю эшләре башланды
РФ Авыл хуҗалыгы шуның буенча быелга беренче статистика мәгълүматлары китерә
(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Россиядә бөртеклеләрне урып-җыю эшләре башланды. Бүген шул хакта мәгълүмат биргән РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы статистикасы буенча, 24 июньгә тулаем 95,1 мең гектар мәйданнан 374,2 мең тонна бөртекле ашлык һәм кузаклы культуралар җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 39,3 центнер чыга (былтыр – 41,2 центнер).
Аерым алганда, Краснодар краенда бөртеклеләр гектарыннан 58,8 центнер чыга (2014 елда – 53,3 центнер), Ставрополь краенда - 27,0 центнер (былтыр – 35,6 ), Кырым Республикасында - 28,5 центнер (былтыр да шул чама – 23,8), Адыгея Республикасында - 54,8 центнер (былтыр – 38,7), Чечен Республикасында - 18,6 центнер, Ростов өлкәсендә - 37,7 центнер (соңгы ике төбәктә әлегә бик аз мәйданнардан уңыш җыелган).Шулай ук Чечен һәм Адыгея Республикалары кырларында көзге рапсны урырга керешкәннәр. Ике республика кырларыннан инде 610 һәм 22 гектар мәйданнардан уңыш җыелган, уңдырышлылыгы – гектарыннан 5,4 һәм 29,1 центнер.
Краснодар краенда һәм Әстерхан өлкәсендә ачык туфракта үскән яшелчәләрне җыялар. Мисалга, Краснодар краенда яшел борчак, иртә өлгерә торган кәбестә, кызыл чөгендер, ташкабак кебек культуралар 4,9 мең гектарда 43,4 мең тонна җыелган: уңыш гектарыннан уртача 88,1 центнер чыга. Әстерхан өлкәсендә исә 260 гектарда 7,4 мең тонна иртә өлгерә торган кәбестә җыелган: уңыш - гектарыннан 284,6 центнер.
Татарстан Республикасында исә урып-җыю эшләре башланырга тагын 1 ай чамасы вакыт бар. Хәзер терлек азыгы әзерләү, ә кырларны корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртү һәм культураларны тукландыруэшләре башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз