news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кымыз ясый торган бердәнбер заводта җитештерү 1 июньнән туктала

Кымыз моңа кадәр дә сувенир продукция буларак кына җитештерелгән булган.

Татарстанда кымыз ясый торган бердәнбер заводта җитештерү 1 июньнән туктала
Рамил Гали

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Питрәч районы Званка авылында урнашкан «Казан» нәселле ат заводы 1 июньнән кымыз җитештерүне туктата. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә завод директоры Марат Гыйльфанов әйтте.

«2020 елның 1 июненнән кымыз җитештерү линиясе реконструкциягә ябыла. 2019 елда 25 мең шешә продукция җитештерелде», — ди Марат Гыйльфанов.

Завод директоры кымызны сәнәгать масштабында җитештерү планлаштырылмаганлыгын әйтте.

«Без 70 квадрат метр мәйданда көненә 70 шешә кымыз җитештердек. Ул сувенир продукциясе буларак җитештерелде, сатудан табыш алу максаты булмады. Продуктны саклау срогы — 5 тәүлеккә кадәр, һәм без аны сәнәгать масштабында чыгарырга планлаштырмадык», — ди ул.

«Казан» нәселле ат заводы продукциясен «Бәхетле» сәүдә челтәреннән һәм Агросәнәгать паркыннан сатып алырга мөмкин иде. Ул — республикада кымызны сертификацияле продукция булып җитештергән бердәнбер предприятие. «Казан» нәселле ат заводыннан тыш кымызны Лениногорск һәм Ютазы районындагы фермерлар йорт шартларында зур булмаган күләмдә җитештерә.

Марат Гыйльфанов 2017 елда «Татспиртпром» ярдәме белән ат абзарларына, ашлык киптерү складларына ремонт ясалганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100