news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында азык әзерләү техникасы 98 процентка әзер

Быел бер баш терлеккә 32 берәмлек азк әзерләү бурычы куелган.

Азнакай районында азык әзерләү техникасы 98 процентка әзер
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Азнакай районында терлек азыгын җыю техникасы паркын һәм азык саклау урыннарын тикшерделәр. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре техникасы 98 процентка әзер. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комиссия эшендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексының инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рамил Исламов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Комиссия район хуҗалыкларының 50 берәмлек азык җыю техникасын, 39 чапкыч, 20 трактор тырмасын, 57 пресс-җыю агрегатын, 28 теземнәргә салу ургычын карады, агрегатларның эшен һәм автоүлчәгеләрнең төзеклеген тикшереп чыкты.

Тикшерү барышында сусыл азыкны саклау өчен билгеләнгән сенаж траншеяларының әзерлегенә, куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә, шулай ук хезмәт өчен түләү шартларына аерым игътибар бирелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, быел район алдына шартлыча бер баш терлеккә 32 берәмлек азык әзерләү бурычы куелган. Силос өчен кукуруз 3925 га мәйданда чәчелгән, берьеллык үләннәр — 5841 га. Күпьеллык культуралар 20 мең гектардан артык мәйданны били.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100