news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бәрәңге утырту эшләре төгәлләнә

Бүгенге көндә 13200 гектар мәйданда бәрәңге утыртылган, бу планлаштырылган күләмнең 93 проценты дигән сүз

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда бәрәңге утырту эшләре төгәлләнә. Бүгенге көндә 13200 гектар мәйданда бәрәңге утыртылган, бу планлаштырылган күләмнең 93 проценты дигән сүз. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Татарстанның Арча, Балтач, Кукмара, Лаеш, Тукай һәм башка район игенчеләре бәрәңге утыртып бетерде. Якын арада Апас, Биектау, Нурлат, Саба һәм калган районнар эшләрен төгәлләячәк.
Шулай ук кукуруз чәчү эшләре тәмамлану алдында. Бүгенге көндә кукуруз 204 мең гектар мәйданны били, бу фаразланган күрсәткечләрнең 83 проценты дигән сүз.

news_right_1
news_right_2
news_bot