news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров бу атнада ярминкәдә шикәр бәясе күпме булачагын әйтте

«Шикәргә узган шимбәдәге кебек ажиотажны гомердә күргәнем юк иде», — диде министр.

Марат Җәббаров бу атнада ярминкәдә шикәр бәясе күпме булачагын әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган шимбәдә Татарстанда еллык язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

Иң зур чират шикәргә булган. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бу атна шимбәсендә дә шикәрнең бәясе 60 сум булачагын әйтте.

«Иртүк зур чиратлар хасил булды. Шикәргә узган шимбәдәге кебек ажиотажны гомердә күргәнем юк иде. Коллегаларым да шулай дип әйтә. Гадәттә, шикәр тәүлегенә 20 тонна күләмдә сатыла иде, узган шимбәдә 100 тоннага якын шикәр сатылды», — диде министр #ТатарстанОнлайн туры эфирында.

Кайберәүләр алтынчы яртыда ук килеп баскан, фермерлар да шул вакытта сата башлаган.

Шикәрдән кала бүтән нәрсәгә андый ук ажиотаж булмаган, онга, яшелчәгә, бәрәңгегә бераз чират җыелган булган. «Ярминкәдә бөтен төр продукция бар. Районнарга рәхмәт. График буенча фермерларның барлык азык-төлеген китерәләр», — диде министр.

Ярминкәдә шикәрнең бәясе 60 сум булган. «Шикәр бу атнада да була, ләкин чиратта торырга туры киләчәк. Бу атнада да шикәр шул бәядән булачак», — диде Марат Җәббаров.

Министр азык-төлек буенча борчылырлык урын юк, дип әйтте. «Кибетләргә сөт, ит, йомырка көн саен китерелеп тора. Республика үзен тулысынча тәэмин итә, ажиотаж булырлык бер сәбәп тә юк. Бу шимбәгә дә әзерләнәбез — ашлык та, салам да, печән дә бар хәтта», — дип белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100