news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт аграрийларның ташламалы кредитларын субсидияләү өчен тагын 25 млрд сум бирә

Илдә Россия аграр комплексына ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк чаралар комплексы кабул ителде, дип искәртте Михаил Мишустин.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Хөкүмәт Россия аграрийларының ташламалы кредитларын субсидияләү өчен тагын 25 миллиард сум акча юнәлдерәчәк.

Шул исәптән әлеге акчалар язгы кыр эшләрен үткәрү өчен дә тотылачак, диде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин ЛДПР партиясе әгъзалары белән очрашуда. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хөкүмәт башлыгы билгеләп үткәнчә, илдә Россия аграр комплексына ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк чаралар комплексы кабул ителгән.

«Өстәмә рәвештә 25 миллиард, 8 меңнән артык ташламалы кредитны субсидияләү буенча элегрәк кабул ителгән йөкләмәләрне тәэмин итү өчен тагын 5 миллиард, шулай ук система хасил итүче агропредприятиеләргә ярдәм күрсәтү өчен 26 миллиард сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде», — диде Мишустин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100