news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министры кайбер продукциягә бәя артуына аңлатма бирде

«Санкцияләр белән бәйле вазгыять шактый киеренке. Товар төргәкләре, каплары, кайбер чимал башка илләрдән кертелә. Барлык диярлек төр продукциянең үзкыйммәте артты», — диде министр.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кайбер продукциягә бәя артуына аңлатма бирде.

«Санкцияләр белән бәйле вазгыять шактый киеренке. Товар төргәкләре, каплары, кайбер чимал башка илләрдән кертелә. Барлык диярлек төр продукциянең үзкыйммәте артты. Продукция белән тәэмин итүчеләрне эзлибез», — диде министр.

Әйтик, сөтне дә капка салмыйча сатып булмый. Шулай ук сөт продукциясенең маркировкасы да кыйммәтләнгән, чөнки контроль һәм учет өчен өстәмә җиһаз алырга туры килгән. «Фальсификатны контрольдә тоту ягыннан бу кирәк, ләкин шуның хисабына үзкыйммәте артты», — диде Марат Җәббаров.

Министр икмәк продукциясенә дә аерым бер ингридиентлар башка илләрдән кертелгәнен әйтте. «Компанияләр бу сорауны хәл итү юлларын эзли, Россиядә дә аналоглар бар. Безнең белән дустанә мөнәсәбәттәге илләр дә бар. Җитмәгән материаллар башка җирдән эзләнә», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100