news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Гаилә фермер династияләре» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Республикадагы биш фермер династиясе 100 мең сум күләмендә премиягә лаек булды.

Татарстанда «Гаилә фермер династияләре» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Владимир Васильев

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Корстон»да фермерлык хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантанада гаилә династияләрен бүләкләде.

Татарстанның 5 районыннан 5 фермер династиясе «Гаилә фермер династияләре» республика конкурсында җиңеп чыкты. Алар 100 мең сум күләмендә премиягә лаек булды.

Лениногорск районының Урмышлы авылыннан Хәбибуллиннар гаиләсе 22 елдан артык үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Династия башлыгы Фәнзәт 2006 елдан, ә Азат 2014 елдан фермер эшчәнлеген башлаган. Хуҗалыкта 136 ц/га азык, 29 га бөртекле һәм 9 ц/га техник культуралар үстерәләр.

Саба районының Мишәбаш авылыннан Әхәтовлар гаиләсе 26 елдан артык сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Династия башлыгы Фәиз фермер эшчәнлеге белән — 2004 елдан, ә Данир 2012 елдан башлап шөгыльләнә. Фермада 110 баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Фермерлар 10 мең тонна сөт җитештерәләр.

Теләче районы Югары Мәтәскә авылыннан Сәлахиевлар гаиләсе 23 елдан артык катнаш авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Династия башлыгы Рафыйк фермер эшчәнлеге белән — 2005 елдан, ә Рамил 2013 елдан башлап шөгыльләнә. Хуҗалыкта 100 баш сыер бар, гектардан 33,6 центнер бодай, 31,1 центнер арпа һәм 33,2 центнер солы алганнар.

Менделеевск районының Енабердино авылыннан Леонид һәм Николай Васильевлар гаиләсе 17 елдан артык сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Фермерлар 257 тонна сөт җитештерәләр.

Чистай районының Кече Талкыш авылыннан Шәриповлар гаиләсе 22 елдан артык сөт терлекчелеге һәм бөртекле культуралар җитештерү белән шөгыльләнә. Фермада 62 баш эре мөгезле терлек, 314 баш сарык, 130 яшь терлек асрала. Фермерлар 400 тонна сөт җитештерәләр. 40 тонна бөртекле ашлык алганнар.

«Нәкъ 30 ел элек Минтимер Шәймиев ярдәме белән беренче 254 фермер эшләп китте. Аларга җил бүлеп бирелде, ярдәм чаралары күрсәтелде. Шул ук елны фермерларны яклау берләшмәсе оештырылды», — дип сөйләде Марат Җәббаров чыгышында.

Министр Татарстанда 4 меңләп фермер шәхси хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын җитештергәнен билгеләп узды. «Ел саен 2 млрд сум дәүләт ярдәме алалар. Авыл территорияләре буенча 40 программа эшли. Фермерлар, кооператив хәрәкәтен үстерү — алдагы бурычларның берсе», — дип белдерде.

Кукмара башлыгы Сергей Димитриев республикада зур шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да яхшы шартлар тудырылганын әйтте. «Безнең фермер хуҗалыклары, эшмәкәрләрнең үсеше өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Рөстәм Миңнеханов күрсәткән ярдәм бәяләп бетергесез. Бездә 300 тоннадан артык сөт җитештерелә, монда фермер хуҗалыкларының роле зур. Алар белән кулга-кул тотышып эшләячәкбез», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100