news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле: Татарстанда шикәргә кытлык булу көтелми

Россия хөкүмәте хәзер ихтыяҗ зур булган азык-төлек продуктларына бәяне арттырмауга юнәлдерелгән чараларны дәвам итү мөмкинлеген карый.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Артур Казанцев). Татарстанда шикәр һәм көнбагыш мае белән тәэмин итү җитешмәү куркынычы янамый. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шул хакта белдерде.

«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар дефициты мөмкинлекләрен бәяләде инде. Ведомство бу вазгыятьтә куркыныч күрми, ретейлерлар арасындагы мөнәсәбәтләр исә коммерция килешүләренә бәйле һәм дәүләт монда катнашмый», - дип искәртте ул.

Хәзер Россия Хөкүмәте шикәр һәм ихтыяҗ зур булган башка азык-төлек бәясен арттырмауга юнәлдерелгән чараларны дәвам итү мәсьәләсен карый.

«Бүгенге көндә республикада тәэмин ителеш һәм җитештерү ягыннан куркыныч күрмибез», — дип өстәде Галимова. 

Моңа кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан шикәр һәм көнбагыш мае белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгәнлеген хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100