news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камияр Байтемиров: Фермерларга алга таба бераз яхшырак мөнәсәбәт булсын иде

Казанда фермерлык хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара бара.

Камияр Байтемиров: Фермерларга алга таба бераз яхшырак мөнәсәбәт булсын иде
Владимир Васильев

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров фермерларга алга таба тагы да яхшырак мөнәсәбәттә булсыннар иде дигән теләген җиткерде.

«Проблемалар гел булачак. Закон чыгару һәм башкарма хакимият безнең өндәүләргә, теләкләргә колак салырлар дип ышанам. Фермерларга яхшырак мөнәсәбәт булсын иде», — дип чыгыш ясады ул Казанда «Корстон» залында фермерлар хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантанада.

Ул 30 ел эчендә бик күп эш башкарылганын искәртте. «Киләсе 30 елны шундый ук составта каршылап, Татарстан һәм Россия өчен күпме эш башкардык дип горурланып әйтерлек булсын», — дигән теләктә калды.

news_right_1
news_right_2
news_bot