news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районында сыр цехы төзелә

Җитештерелгән продукция Мөслим районы кибетләренә, Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Башкортстанның Уфа, Нефтекамск шәһәреләрендә сатыла.

(Мөслим, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Авыл утлары»). Мөслим районында сменага биш тонна сыр җитештерүгә исәпләнгән цех төзелеп килә.

«Фаиза» кооперативы Татарстанның һәм Башкортостанның иллегә якын авылыннан һәм крестьян-фермер хуҗалыгыннан сөт сатып ала.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кооперативның матди-техник базасы көн саен тәүлегенә 60 тоннага кадәр сөт җыярга һәм суытырга мөмкинлек бирә. Җитештерелгән продукция Мөслим районы кибетләренә, Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Башкортстанның Уфа, Нефтекамск шәһәреләрендә сатыла.

Биредә елына 450 тонна сөт, эремчек, кефир, катык, акмай кебек продуктлар җитештерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100