news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районында көнлек тулай савым 250 тоннадан арткан

Биредә шәхси хуҗалыклардан җыйган сөт исәпкә алынмаган.

Әтнә районында көнлек тулай савым 250 тоннадан арткан
архив

(Әтнә, 25 гынвар, «Татар-информ», «Әтнә таңы»). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 23 гыйнварга биргән оператив мәгълүматларында, бу көнгә Әтнә районы күмәк хуҗалыклары көнлек тулай савымының 262 тоннага җитүе турында хәбәр ителә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Узган елга карата 128 процент бу, ягъни, былтыргыдан 57,7 тоннага күбрәк. Ай башыннан исәпләсәк тә, 9,1 тоннага артык. Алдагы көннән дә 0,2 тоннага күбрәк. Шунысы сөендерә, нибары 1 ел элек көнлек тулай савым 200 тонна чиген узды, күптән түгел 250 тоннадан артты.

Кабатлап әйтик, бу — бары күмәк хуҗалыклар өлеше генә, башкалардагы кебек шәхси хуҗалыклардан җыйган сөт исәпкә алынмады.

Бу көнгә Кукмараның көнлек тулай савымы — 293,5 тонна, Балтачта 242,5 тонна булды. Шушы өч районнан тыш, тагын 7 районда 100 тоннадан артык сөт савалар. Татарстан буенча көнлек тулай савым 3581,5 тонна тәшкил итте, былтыргыдан 198,2 тоннага күбрәк булды. Узган елгыга карата — 105,9 процент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100