news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы турында «Сынаулар һәм җиңүләр гасыры» китабын интернеттан укып була

Әлеге басма мөһим һәм җаваплы миссияне — республика халкының азык-төлек иминлеген тәэмин итүне башкарган һәм башкара торган кешеләргә багышлана.

Авыл хуҗалыгы турында «Сынаулар һәм җиңүләр гасыры» китабын интернеттан укып була
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгы уңаеннан республиканың авыл хуҗалыгы тарихы турындагы «Сынаулар һәм җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм җир тарихлары» дигән китапны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында укырга мөмкин. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге басманы Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка да бүләк иттеләр.

Китапка сылтама министрлык сайтында урнаштырылган.

«Бу китап — Татарстан авыл хуҗалыгының гасырлык тарихын гомумиләштерүгә беренче омтылыш, авыл хуҗалыгы тарихы да быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтә торган Татарстан тарихы белән бергә үрелеп бара. Китап гаять зур кыенлыклар белән мөһим һәм җаваплы миссияне — республика халкының азык-төлек иминлеген тәэмин итүне башкарган һәм башкара торган кешеләргә багышлана», диелә хәбәрдә.

Китап укучыны Татарстан аграр секторының бүгенгесен һәм киләчәген аңлау өчен аның үткәнен белүнең мөһим булуы турында уйланырга этәрү максатында чыгарылган. Бу басмада милли намусыбызның һәм горурлыгыбызның документаль дәлиле буларак буыннан-буынга тапшырылырга һәм сакланырга тиешле бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат табарга мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100