news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов агросәнәгатьтә цифрлы сервисларны күбрәк кулланырга өндәде

Яңа технологияләрне куллану хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, хезмәт хаклары артуына китерә һәм әлеге эшкә яшьләрне җәлеп итә.

Рөстәм Миңнеханов агросәнәгатьтә цифрлы сервисларны күбрәк кулланырга өндәде
Расих Фәсхетдино/архив

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексына яңа технологияләрне максималь рәвештә кертергә өндәде. Бу хакта республика Дәүләт Советына еллык юллама вакытында яңгырады.

«Агросәнәгать комплексы өлкәсендә авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне дәвам итәргә кирәк. Мондый эшнең уңай мисаллары бар инде. Уңыш булдыру процессы белән идарә итүдә цифрлы карарлардан файдалану Минзәлә районының «Калморза» компаниясенә өч ел эчендә бер гектарга акчалата керемне 3,5 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирде», — дип мисал китерде ул.

Авыл хуҗалыгы производствосында яңа технологияләрне модернизацияләү һәм гамәлгә кертү хезмәт җитештерүчәнлеген, хезмәт хакын һәм бу тармакның яшьләр өчен җәлеп итүчәнлеген арттыруга китерә.

Резервлар бар, аларны кулланырга кирәк, дип саный Татарстан Президенты. Бу хакта реаль мисаллар сөйли. Әтнә районының «Тукай» хуҗалыгында югары технологияле комплекс төзелгән, анда хезмәткәрләрнең 70 проценты яшьләр.

Татарстан Президенты үзенең Дәүләт Советына Юлламасы белән мөрәҗәгатен Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында яңгыратты. Язма трансляциясен интернетта карарга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100