Марат Җәббаров: Юлламада авыл хуҗалыгы тармагына куелган барлык бурычлар да үтәрлек

«Без санарга өйрәнергә, җитештергән продукциянең үзкыйммәтне киметү буенча эшләргә тиеш», — диде вице-премьер-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан вице-премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Җәббаров Президент Юлламасы буенча авыл хуҗалыгы алдында торган бурычларны билгеләде. «Без канәгать, Рөстәм Нургалиевич куйган бурычлар барысы да үтәрлек дип саныйм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул бүген икътисад мәсьәләләренә зур басым ясарга кирәклеген билгеләп узды.

«Без санарга өйрәнергә, җитештергән продукциянең үзкыйммәтен киметү буенча эшләргә тиеш. Цифрлаштыруны тагын да көчәйтергә тиешбез. Үсемлекчелек, терлекчелек юнәлешләрендә бу эшләр район саен. Һәр районда цифрлаштыруны сынау рәвешендә кертү буенча авыл хуҗалыгы хуҗалыклары бар. Бик күп хуҗалыклар мөстәкыйль үзләре дә цифрлаштыру буенча эшлиләр», — диде Марат Җәббаров.

Министр авыл территорияләрен саклап калу буенча да бүген бик күп эшләр алып барылганын әйтте. «Киләчәктә дә авыл территорияләрендә эш урыннары сакларга, күбрәк булдырырга тиешбез», — диде.