М.Әхмәтов: “Корылык 1,3 млн. гектар гомуми мәйданда чәчүлекләрне әрәм итте”

Бюджет дотацияләреннән I транш республикага сентябрь ахырында килер дип көтелә, ул акча корылык кагылган һәм экспертиза документлары белән расланган авыл хуҗалыгы берләшмәләре арасында бүленә

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел җәен Татарстан агросәнәгать комплексы гадәттән тыш хәл кысаларында эшләде, югалтулар күләме моңарчы булмаганча зур: корылык 1,3 млн. гектар гомуми мәйданда чәчүлекләрне әрәм итте. Югалтулар суммасы 18 млрд. сум тирәсе исәпләнә. Аңлашыла ки, иген уңышы фаразланганча була алмады: 700 мең тоннадан бераз күбрәк җыеп алынды. Моннан тыш, шикәр чөгендере уңышы җыела, уртача уңыш гектарыннан 12 тоннадан әз генә артык, һәм җәмгысе 900 мең тоннадан артык булмас, бу исә элеккеге еллардагыдан 2,5 тапкырга ким.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында барган ТР Хөкүмәте Президиумы утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов шулай дип игълан итте. Быел җәен гадәттән тыш хәлләр шартларында башкарылган эшләргә йомгак ясауга корылган утырышта ул, хәзерге вакытта терлекчелекне саклап калу – төп максат, РФнең зур терлекчелек регионнарының берсе буларак, Татарстан өчен бу бик мөһим һәм стратегик проблема булып тора, дип билгеләп үтте. Узган сезонда бу тармактагы уңышларны барлап, министр ит һәм сөт буенча 5әр процентка үсеш күзәтелүен искәртте.

Терлек азыгын республикадан читтән кертү гамәлдә - аның гомуми күләме 700 мең тоннадан артык. Барлыгы 1 млн. 220 мең тонна азык берәмлеге терлек азыгы әзерләнде, бу шартлы 1 башка 19,2 центнер дигән сүз, былтыргы 3,8 центнер запасны кушып исәпләгәндә, 23 центнер азык берәмлеге җыела. Шулай ук, 1,5 млн. тонна игенгә ихтыяҗ булганга, кышка 400 мең тонна тирәсе иген сатып алынды, югалтуларсыз кыш чыгуга ышаныч бар, дип тынычландырды министр. Республика Президенты һәм Хөкүмәтенең вакытында финанс ярдәменнән башка моны башкарып чыгып булмас иде, региональ бюджеттан ярдәм суммасы бүгенгә 4 млрд. сумга якын, диде ул.

Федераль ярдәм алу өчен корылыкта әрәм булган мәйданнарда экспертиза уздыруга документлар вакытында әзерләп куелган иде. ТР Финанс министрлыгы 3 еллык бюджет кредитының I траншын алуга оператив рәвештә эшләде һәм 2,5 млрд. сум акча күчерелде: шуңа иген һәм бәрәңге сатып алынды, көзгегә агротехник эшләр башкаруга дизель ягулыгы белән тәэмин итү мөмкин булды; октябрьдә исә 3 млрд. сумнан артык суммада II транш көтелә. Экспертиза буенча якланган сумма - 6,2 млрд. сум. Ә Россия буенча ул барлыгы - 39 млрд. сум, шушы суммадан федераль Хөкүмәт 10 млрд. сум күләмендә бюджет дотацияләре бирергә ниятли һәм аны соңыннан кайтарып бирәсе түгел. Шуның I траншы республикага сентябрь ахырында килер дип көтелә, ул акча корылык кагылган һәм экспертиза документлары белән расланган авыл хуҗалыгы берләшмәләре арасында бүленә.

Көзге яңгырларга өмет багланып, 660 мең гектар мәйданда көзге иген чәчелде, көзге арыш мәйданнары сизелерлек арттырылды. Кичәге яңгырлар уңай йогынты ясар дигән өмет зур, хәер, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында яңгырлар булмады, бүген-иртәгә явар дип өметләнергә кирәк.

Бүгенгә сабан орлыгына дефицит – 65 мең тонна, бу мәсьәлә белән хәзер һәм кыш буена шөгыльләнергә туры киләчәк. Быелгы дефицитны исәпкә алып, терлек азыгы чәчүгә күбрәк игътибар биреләчәк, чөнки кышны бернинди запассыз чыгачакбыз. Аерым алганда, кукуруз мәйданнарын 350 мең гектарга һәм корылыкка чыдам судан үләнен 150 мең гектарга җиткерү ниятләнә, дип белдерде М.Әхмәтов.