news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елдан Россиядә терлекләрне мәҗбүри маркировкалау кертергә планлаштыралар

Хайваннарны маркировкалау хуҗалары хисабына башкарылачак.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Йорт хайваннарын хуҗалары 2021 елдан башлап маркировкалау һәм исәпкә куюны мәҗбүри итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына сылтама белән «Известия» яза .

Дәүләт Думасы «Ветеринария өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы закон проектын 2020 ел азагына кадәр караячак.

«Хайваннарның йогышлы чирләре таралуны булдырмау, шулай ук хайваннарның йогышлы авыруларын китереп чыгара торган чыганакларны һәм аларны тарату юлларын ачыклау максатыннан, хайваннарны маркалау һәм исәпкә алу мәҗбүри булырга тиеш», — диелә хәбәрдә.

Закон проектында йорт хайваннарын маркировкалау хуҗалары хисабына яисә «башка затларны җәлеп итү юлы белән» башкарылачак диелә.

Элегрәк «Татар-информ» йорт хайваннарын исәпкә алу кеше дә йогарга мөмкин булган авырулар таралу чыганагын табарга ярдәм итәчәк, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot