Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда суктырылган ашлык 2 млн 339,6 мең тоннага җиткән
Узган елның әлеге датасына 2 млн 250,2 мең тонна икмәк җыеп алынган булган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 2 млн 339,6 мең тонна ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача 21,3 центнер уңыш чыга. Узган елның әлеге датасына 2 млн 250,2 мең тонна икмәк җыеп алынган булган, гектардан 22,4 центнер иген чыккан, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Бүгенге көнгә 1 млн 100 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган, бу барлык күләмнең 70 процентын тәшкил итә. Узган ел әлеге сан 1 млн 005,8 мең гектар булган.
Урак өсте алдынгылары булып Әлки (эш 88 процент башкарылган), Апас (87), Зәй һәм Нурлат (80шәр), Буа (77), Биектау (75) һәм башка районнар санала.
Бөртеклеләрне җыю буенча иң түбән күрсәткеч - Чирмешән районында, анда нибары 54 процент мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз