Таһир Һадиев: “Безнең төп максат — малларның баш санын һәм җитештерүне арттыру”

Хосусый ярдәмче хуҗалыкларга кагылган яңа закон проекты әзерләнә

 (Казан, 24 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). Быел, хосусый ярдәмче хуҗалыкларга (ЛПХ) булышу максатыннан, бюджеттан 532 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Аларның 70 млн сумы мини-фермалар төзү, 15 млн сумы 1 яшьтән арткан кәҗәләрне тоту һ.б.ларга юнәлдерелгән. Киләсе елга хосусый ярдәмче хуҗалыкларга субсидия бирү өчен 800 млн сум күләмендә акчаны бүлү каралган.

Татарстанда хәзер 445 мең хосусый ярдәмче хуҗалык бар. Узган ел республикада агросәнәгать комплексы җитештергән 188 млрд сумлык товарның 50 проценттан артыгы хосусый ярдәмче хуҗалыклар өлешенә тия. Авыл җирлегендә Татарстанның 920 мең кешесе яши, шуларның 445 меңе хосусый ярдәмче хуҗалык тота.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәл барышында парламентның экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр итте. Чарага ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, парламент депутаты Ринат Гайзатуллиннан тыш, хосусый ярдәмче хуҗалыклары булганнар чакырылган. Түгәрәк өстәл Татарстан Республикасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм аларга ярдәм итү темасына багышланган иде.

Таһир Һадиев сүзләренчә, андый хуҗалыклар 287 мең эре терлек асрый. Шуларның 125 меңе − сыерлар, 55 меңе − дуңгызлар, 12 меңе − атлар. Моннан тыш, 360 мең чамасы кәҗә һәм сарык үрчетелә. Мондый хуҗалыклар 606 мең тонна сөт җитештерә. Республиканың һәр кешесенә бүлсәң, бу кеше саен якынча 150 литр дигән сүз. Җитештерелгән ит күләме 130 мең тоннадан да артып китә, һәр татарстанлыга 35-40 килограм чамасы ит туры килә. Парламент комитеты җитәкчесе хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2 млн-нан артык кош бар һәм 302 млн чамасы йомырка җитештерелә. Яшелчәләргә килгәндә, Татарстанда 1,2 млн тонна бәрәңге үстерелә.

“Хосусый ярдәмче хуҗалыклар республиканы азык-төлек белән тәэмин итүдә бик зур роль уйный. Шуңа да республика лидеры Рөстәм Миңнаханов бу юнәлешкә игътибарны соңгы елларда тагын да арттырды, - диде Таһир Һадиев. – Безнең төп максат — малларның баш санын һәм җитештерүне арттыру. Парламентта хосусый ярдәмче хуҗалыкларга кагылган закон проекты әзерлибез. Ул сентябрь-октябрь айларында кабул ителер дип уйлыйм һәм бу мондый хуҗалыклар өчен зур ярдәм булачак”.

Таһир Һадиев фикерен министр урынбасары да хуплады. “Эре мөгезле терлекне үстерү һәм үрчетү буенча камилләшү өстендә эш алып барырга кирәк. Бу тармакны үстерүдә министрлык та ярдәм итәчәк, - диде Ришат Хәбипов. Ул шулай ук терлек үрчетү генә түгел, ә яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү буенча да яңа законнар кабул ителер дигән ышанычын белдерде. – Без җитештерә беләбез, әмма әле сатарга өйрәнмәдек. Шуңа да безгә кооперативларга берләшергә кирәк. Бу юнәлештә эш алып бару өчен федераль бюджеттан 400 млн сум акча бүлеп бирелде”.

Түгәрәк өстәлдә катнашкан хосусый ярдәмче тотучылар вәкилләре исә үзләрен борчыган мәсьәләләргә тукталды. Аларны өстәмә җир бүлеп бирү, хуҗалыкларын техника белән тәэмин итү, нәселле терлек сатып алу өчен субсидияләр күләме һ.б. мәсьәләләр кызыксындырды.

Чарада катнашкан банк вәкилләре бу тармакка бирелә торган субсидияләр һәм кредитлар белән таныштырды.